Нәзарәтнең пленумы булды

Бүген Казанда Диния нәзрәтенең 2017 елдагы беренче Президиум һәм Пленар утырышы булды. Җыелыш Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә барды һәм мөфтинең урынбасарлары, нәзарәтнең голәмәләр һәм казыйлар шуралары әгъзалары, республиканың барлык районнары имам-мөхтәсибләре катнашында үтте. Пленумда 2017 елга планнар барланды һәм корылтайга кагылышлы сораулар каралды.
Гадәттәгечә чара Коръән уку белән башланды һәм мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның чыгышы белән дәвам итте. Ул чыгышын рәхмәт сүзләреннән башлады. Аерым алганда, мөфти биредә утырган имам-мөхтәсибләргә, авылларда эшли торган хәзрәтләргә, шулай ук казыйларга, голәмәләр шурасы әгъзаларына, мәдрәсә җитәкчеләренә һәм башка дини эшләрне алып баручыларга олы рәхмәтен белдерде. Мөфти күп еллар эшләгән кайбер хазрәтләргә Рәхмәт хатлары да тапшырып үтте. Тәбрикләнүчеләр арасында 2000 елдан бирле Саба районы мөхтәсибе вхезмәтен башкарып килүче Айнур хәзрәт Әхмәтов та бар.