Килдебәк авылында халык җыены

Районыбызның Җирле узидарәләренең халык белән очрашулары башланды. Бу чарада район җитәкчеләре бу авыл Җирлеге биләмәсенә кергән авыл халкы катнаша. Җирлеүзидарә рәисе халык алдында узган ел эшләгән эшләр буенча хисап тота, район җитәкчелегенә үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча срауларын бирә. Бүген Саба районы Имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов та Килдебәк авылында узган халык җыенында катнашты.