Мөселман яшьләре Болгарга Коръәнне өйрәнергә җыелды

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә 3нче мөселман яшьләре форумы ачылу тантанасы узды. Форум беренче тапкыр кышын уза. Алар Изге Китап Коръәнне өйрәнү нияте белән Болгарга сәфәр чыктылар. Сәфәргә җыенган яшьләр иртәннән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә тупландылар. Биредә 26-29 гыйнвар көннәрендә Болгарда узучы “Мөселман яшьләре форумы. Коръән мәктәбе”н рәсми ачу чарасы үткәрелде.
Мөселман яшьләре Татарстанның Кукмара, Азнакай, Зәй, Чистай, Кайбыч, Буа, Саба һәм башка районнарыннан җыелдылар. Бу чарада безнең районнан мөхтәсибнең яшьләр белән эшләү буенча урынбасары Алмаз хәзрәт Галимзянов катнаша.

дум рт