Мичән һәм Симет авыл җирлекләрендә җыеннар

Районыбызның Җирле узидарәләренең халык белән очрашулары башланды. Бу чарада район җитәкчеләре бу авыл Җирлеге биләмәсенә кергән авыл халкы катнаша. Җирлеүзидарә рәисе халык алдында узган ел эшләгән эшләр буенча хисап тота, авыл халкы район җитәкчелегенә үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча срауларын бирә. Район җитәкчеләре белән очрашуга   килүчеләр хәл итәсе проблемаларны күтәрде. Бүген җомга намазыннан соң Саба районы Имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов Иске Мичән һәм Югары Симет  җирлеүзидарәләр оештырган халык җыенында катнашты. Мәхәлләләрдә мәчеткә йөрүчеләр белән күрешеп сөйләште .