Абыстайлар киңәшмәсе

Аллаһ каршындагы дәрәҗә- алган гыйлем белән түгел, күңел чисталыгы белән бәяләнә
Кичә Саба җәмигъ мәчетендә район мөхтәсибәтенең чираттагы киңәшмәсе авыл абыстайлары-мөгаллимнәр катнашында узды. Җыелышта күтәрелгән төп мәсьәлә- авылларда дини йолаларны үтәп яшәүче, Коръән мәҗлесләрендә вәгазь сөйләүче, мәчеттә белем бирүче хатын-кызларга бу вазыйфаларны башкару өчен хәзер махсус ышаныч кәгазе (доверенность) таләп ителүе хакында барды. Мәгълүм булганча, узган елның 24 июнендә Россия Дәүләт Думасы тарафыннан иминлек һәм коррупциягә каршы тору комитеты башлыгы И.Яровая һәм Федерация шурасы әгъзасы В.Озеров тәкъдиме белән әзерләнгән һәм илдә зур шау-шу куптарган «Террорга каршы» кануннар өлгесе кабул ителде. Канунның «Дин һәм намус иреге турындагы» өлешендә дәгъват кылу эшчәнлегендә үзгәрешләр кертелүе имамнар арасында гына түгел, гади халык арасында да күп сораулар тудырды. Аның нигезендә, теркәлгән, рәсми рөхсәте булган руханилар гына дәгъват кыла ала. Ягъни хәзер теләсә кайда, теләсә ничек дин турында сөйләү, вәгазь сөйләү тыела. Дингә чакыру фәкать Аллаһ йортында яки мәчет биләмәсендә генә башкарыла ала дигән җире дә беренче карашка аңлашлып бетми кебек. Моның өчен тагын бер шарт - вәгазьләндерүченең район мөхтәсибәте тарафыннан бирелгән ышаныч, ягъни рөхсәт кәгазе булу. Мондый ышаныч кәгазьләре махсус дини гыйлемгә ия булган ягъни дини уку йортларын тәмамлаган остазбикәләребезгә тапшырыла башлады инде. Авыл абыстайларына рөхсәт язуларын махсус анкета тутыртып, кирәкле документларының күчермәләрен алганнан соң, мәчет имамнары тапшыра. Саба бистәсендә, мәсәлән, андый рөхсәт кәгазен бүгенге көндә 4 мөгаллимә алган, тагын 7 документ ияләрен көтә. Район мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтовның әйтүенә караганда, рөхсәт кәгазе булмаган килеш мәчеттән тыш дингә чакырган, дәгъвәт кылган өчен 50 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.
Киңәшмәдә катнашкан Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та чыгышын әлеге канун турында башлады: «Безнең халык элек-электән бик күп кыенлыклар кичергән, дин тыелган заманнарда да хатын-кызларыбыз тырышлыклары, гыйлемлекләре белән динебез таралуга үзләреннән зур өлеш керткәннәр.Хәзер без мәхәлләләрдә абыстайлар билгели башлагач та, безне шәригатькә каршы килә торган эш эшлисез, «абыстай» дигән должность юк ул дип каршы килүчеләр булды. Бу Яровая законын да, хакыйкатьтә җәмгыятебездә бер тәртип салыр өчен кирәк дип кабул итәргә кирәк. Әгәр безнең мәчетләребез, мәхәлләләребез теркәлгән, имамнарыбызның шәһадәтнәмәсе бар икән, без бергә килешеп эшлибез икән, моның беркемгә зыяны юк, моннан куркырга кирәк түгел, ди -диде ул. Җәлил хәзрәт шулай ук мөселманның әхлагы, кешенең Аллаһ каршындагы дәрәҗәсе - алган гыйлеме, җәмгыятьтә токан урыны белән түгел, күңел халәте, ихласлылыгы, тәкъвалыгы белән бәяләнүе турында да, гадәттәгечә, тормышан алынган кызыклы мисаллар ярдәмендә сөйләп үтте. «Син тәҗвидне, Коръәнне яттан белергә, «сира» фәнен дә имтиханда «5» кә тапшырырга мөмкинсең, әмма күңелеңдә Аллаһы Тәгаләгә урын юк икән, синең гыйлемеңнән беркемгә дә файда юк. Мәдрәсәләрдә без мәгълумат туплыйбыз, хәдис, аятьләр ятлыйбыз. Менә шул мәдрәсәдән мәгълүмат алу- кулга пычак тоткан кебек. Әйтик, бала пычак тотса - кулын кисәргә, җинаятьче кулына эләксә, ул пычак белән кеше үтерергә дә мөмкин. Ә кемдер пычакны ипи кисәргә, бәрәңге әрчергә, ягъни ризык әзерләүгә файдалана. Белем дә кешенең эчке халәтенә карый. Кемдер шул гыйлеме белән үзенә дә зыян китерә ала. Менә шуның өчен иң беренче чиратта синең калебең тәртиптә булырга тиеш. Безнең күңелебез Аллаһы Тәгалә карый торган урын. Аллаһы Тәгалә безгә: «Тәкъва кешеләр белән аралашыгыз, утырыгыз, Раббыбыз ул кешенең күңеленә мәхәббәт белән караганда, сезне күрер дә, сезгә дә Аллаһы Тәгалә тарафыннан рәхмәте килер,бозык кешеләр янында булмагыз, аларга Аллаһы Тәгалә ачу белән караганда, анда сезне күрсә, ул ачу сезгә дә төшәр ди. Шуңа да кешенең Аллаһы Тәгалә каршындагы дәрәҗәсе, доганың кабуллыгы- күңел чисталыгы, тәкъвалык белән.
Аннары ул киңәшмәдә катнашучыларның дини йолауларны үтәүгә бәйле күптөрле сорауларына җавап бирде.Саба җамигъ мәчете имамы Илдар хәзрәт Яхин да, Җәлил хәзрәт сөйләгәннәрне хуплап, абыстайларга өйләрдә үткәрелә торган Коръән ашларында мәҗлес намаз вакытына туры килсә, гыйбадәтне кичектермичә вакытында башкарырга кирәклеге турында, вәгазьләрне сәясәткә кермичә, Пәйгамбәребез сөннәте буенча сөйләргә кирәклеге турында әйтте.

Ильмира Галим