Имамнар җыены

Бүген Саба районына эшлекле сәфәр белән ТР Диния Нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин килде һәм Саба җәмигъ мәчетендә авыл имамнары белән үткәрелгән киңәшмәдә катнашты. Камил хәзрәт үз чыгышында гыйбадәттә нәрсә бидгать (ярамый торган гамәл), нәрсә дөрес икәнлеген динебезнең без тота торган Әбү Хәнифә мәзхәбенә нигезләнеп аңлатты, башка мәзхәбләрдә ничек -алар белән чагыштырды. Авыл имамнарының гыйбадәт кылуга бәйле, зәкать түләү, быелгы хаҗ сәфәре, сакал үстерүнең тәртибе, никах мәсьәләсе, Исламда җыр тыңлау турындагы һәм башка күпсанлы сорауларына хәдисләргә нигезләнеп үтемле җаваплар бирде. Киңәшмә эшендә ТР Президенты Аппаратының дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсенең баш киңәшчесе Нурислам Гильметдинов, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, ТР Ак сакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Таһир Шәрәфиев, район мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов катнашты.
Районыбыз имамнары агымдагы елның апрель аенда узачак Татарстан мөфтие сайлауларында кабат Камил хәзрәт Сәмигуллин кандидатурасын  хуплауларын белдерделәр.