Шәмәрдәндә халык җыены

Районыбызның Җирле узидарәләренең халык белән очрашулары ахырына якынлаша. Бу чарада район җитәкчеләре бу авыл Җирлеге биләмәсенә кергән авыл халкы катнаша. Җирлеүзидарә рәисе халык алдында узган ел эшләгән эшләр буенча хисап тота, авыл халкы район җитәкчелегенә үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча срауларын бирә. Район җитәкчеләре белән очрашуга   килүчеләр хәл итәсе проблемаларны күтәрә . Бүген  Саба районы Имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов Шәмәрдән авылы җирлеүзидарәсе оештырган халык җыенында катнашты. Мәхәлләдә ахшам һәм ястү намазларында катнашып намазга килгән кардәшләр белән күреште. Ошбу авыл җирлеге биләмәсенә Шәмәрдән тимер юл станциясе , Мичәнбаш, Кырбаш,  авыллары керә. Шәмәрдәннең үзендә ике : Җәмигъ мәчете һәм "Шатнур" мәчетләрендә биш вакыт намазга азан әйтелә, Мичәнбаш авылында да мәчет үз вазыйфасын үти. Мәхәлләләр барсы да дәүләт теркәлүе узган.