Явлаштау авылында халык җыены

Районыбызның Җирле узидарәләренең халык белән очрашулары дәвам итә. Бу чарада район җитәкчеләре бу авыл Җирлеге биләмәсенә кергән авыл халкы катнаша. Җирлеүзидарә рәисе халык алдында узган ел эшләгән эшләр буенча хисап тота, авыл халкы район җитәкчелегенә үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча сорауларын бирә. Район җитәкчеләре белән очрашуга   килүчеләр хәл итәсе проблемаларны күтәрә. Бүген Саба районы Имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов Явлаштау җирлеүзидарәсе оештырган халык җыенында катнашты. Ошбу авыл җирлеге биләмәсенә Явлаштау һәм Мишәбаш, авыллары керә. Ике авылда да инде күп еллар мәчетләр эшләп килә. Явлаштау авылы мәчете совет заманында районыбызда манарасы киселмичә калган мәчетләрнең берсе. Мәхәлләләр барсы да дәүләт теркәлүе узган.