Тимершыкта авыл җыены

Районыбызның Җирле узидарәләренең халык белән очрашулары дәвам итә. Бу чарада район җитәкчеләре бу авыл Җирлеге биләмәсенә кергән авыл халкы катнаша. Җирлеүзидарә рәисе халык алдында узган ел эшләгән эшләр буенча хисап тота, авыл халкы район җитәкчелегенә үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча сорауларын бирә. Район җитәкчеләре белән очрашуга   килүчеләр хәл итәсе проблемаларны күтәрә. Бүген Саба районы Имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов Тимершык, җирлеүзидарәсе оештырган халык җыенында катнашты. Ошбу авыл җирлеге биләмәсенә Тимершык, Кызыл Мишә, Көек, Мингәр, Сабай авыллары керә. Тимершык, Кызыл Мишә, Мингәр авылларында мәчетләр матур гына эшләп килә. Сабай авылында яңа мәчет сафка басып килә, рәсми рәвештә ачылмаса да Корбан гаетеннән хезмәткә басты. Көек авылы мәчете дә авылга ямь биреп тора.

Айнур хәзрәт Миңгәр авылында озак еллар Имам-хатыйб вазыйфаларын башкарып килеп картлыгында, авырып уз вазыйфасын Рифкат хәзрәткә тапшырган районның почетлы имам-хатыйбы Аюб хәзрәтнең хәл - әхвәлләрен белеп кунак булды.