Шыңарда халык җыены

Районыбызның Җирле узидарәләренең халык белән очрашулары дәвам итә. Бу чарада район җитәкчеләре бу авыл Җирлеге биләмәсенә кергән авыл халкы катнаша. Җирлеүзидарә рәисе халык алдында узган ел эшләгән эшләр буенча хисап тота, авыл халкы район җитәкчелегенә үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча сорауларын бирә. Район җитәкчеләре белән очрашуга   килүчеләр хәл итәсе проблемаларны күтәрә. Бүген Саба районы Имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов Шыңар җирлеүзидарәсе оештырган халык җыенында катнашты. Ошбу авыл җирлеге биләмәсенә Олы Шыңар, Кече Шыңар, Оеыт, Чулпыч, Түлүшкә авыллары керә. Түлүшкә (авылда бер хуҗалык) авылыннан кала башка авылларда мәчетләр матур гына эшләп килә. 
Айнур хәзрәт Кече Шыңар авылында озак еллар Имам-хатыйб вазыйфаларын башкарып килеп картлыгында, авырып вазыйфасыннан  киткән районның почетлы имам-хатыйбы Камил хәзрәтнең хәл - әхвәлләрен белеп кунак булды. Камил хәзрәт абыстае белән 60 ел гөмер кичергәннәр, өч кыз үстергәнәр. Бүгенге көндә балаларының һәм оныкларының хөрмәтендә матур гына картлык кичерәләр.