Чаңгы ярышы узды

Бүген Байлар Сабасы Җәмигъ мәсҗиде артындагы чаңгы трассасында,  Җәмигъ мәсҗиденең 175 еллыгы уңаеннан Мөхтәсибәт призына чаңгы ярышы үздырылды. Көннең суык булуына карамастан (иртән -28) халык мәчет тирәснә җыелышты. Мәчеттә ярышка теркәлү  узган арада көн дә беркат җылынып китте. Бәйгедә олысы да кечесе дә катнашты. Бәйрәм бик күркәм рәвештә булып, ярыш соңында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылгач бердәм рәвештә өйлә намазы укылып, ахырдан аш мәҗлесендә учакта пешкән плоу белән сыйланып тамам булмыш. Ярыш барышында учакта коймаклар да пешеп теләгән кеше чәй эчеп табигать белән хозурланды.