Көрьән мәктәбеннән истәлекләр

Шушы кышның бер матур мизгелләрендә Аллаһы Тәгалә безне кабат шушы искиткеч Болгар җиренә җыйды. Сәбәбе Татарстан Республикасы Мөселманнар Диния нәзәрәтенең Яшьләр бүлеге оештырган ´Кышкы Көрьән мәктәбе ` дип аталган 3 нче Мөселман яшьләре Форумы иде. Безгәдә шушы гөмерлеккә яшьлек истәлеге булып кереп калган чарада катнашырга насыйп булды. Без шушы Әдәм балаларын үз эченә алып кереп китә торган дөньядан ял итеп Аллаһның изге китабы Көрьән Кәримне өйрәнү, ятлау һәм ятлаганны тәҗвид һәм махраҗларны төзәтү белән мәшгүль булдык. Бер минут вакытыбызда бушка үтмәде. Иң беренче көнне ачылу тантанасы булды, соңыннан без юлга кузгалдык.Килүгә  Ак мәчет белән тоташ булган, заман таләпләренә туры килгән кунакханәгә урнаштык.Азрак ял итү һәм бик затлы булган ресторанда тамак ялгадык(без форум буена шунда тамак ялгарга йөрдек). Танышу чарасы узды. Килгән көннедә һәм бүтән көннәрнедә кичебез Ләех Гәбдеразак Әс-Сәгди лекцияларын тыңлап, соңыннан спортзалда төрле спорт чаралары белән һәм бүтән төрле мавыктыргыч кызыклы чаралар белән узды.Икенче көннән башлап Көрьән ятлау дәресе башланып китте.Егетләрдә бик гыйлемле Хөсәен остаз иде.Ул шулкадәр сабыр, тыныч һәм яхшы аңлатты .Көрьән ятларга җылы сүзе белән канатландырды безне.Кызларыбызда да шундый ук Ландыш исемле остабикә укытиы.Һәр намазны Ак Мәчеттә уку бәхете елмайды безгә.Җомга намазында шул мәчеттә Гәбдеразак Шәех алып барды..Җомгадан соң без Көрьән музееныа юнәлдек.Анда безне Болгар ,Ислам дине ул якларга ничек килгән һәм Көрьән басмалары белән таныштырдылар.Иң зур Көрьәннедә шунда күрдек.Шимбә көнебездә шулай ук Көрьән ятлауга багышланган иде.Әле ул көнне Татарстанның баш казые Җәлил Хәзрәт Фазлыев беләндә очрашу бәхете булды.Үзенең үтемле вәгәзен сөйләде безгә хөрмәтле Хәзрәт.Шушы көнне без Көрьән дәресләребезгә йомгак ясадык.Барлыгы … аять ятланга булып чыкты.Көрьән конкурсы булды.Соңыннан викторинада үткәрелде.Ә инде якшәмбе көнне без Болгар белән саубуллашып кайтыр юлга чыктык. Кайтасыбыз бердә килмәде. Шушындый чара оештырганнары өчен, мөмкинлек тудырганнар  Кадерле Мөфтиебез Камиль Хәзрәт Сәмигуллинга. Яшьләр бүлеге җитәкчесе, бөтен энергиясын безгә багышлаучы яраткан Айгөл Ханым Биктимировага ,бүлекнең төп белгече хөрмәтле Тимур  Истратийга. Нурлы Лилия Ханым Ильясовога.Һәм иң шәп активист үз эшен белеп башкаручы,күптәннән чын, якын дуска әверелгән Артур (Чын Фамилиясын белмим) һәм   һәр вакытта ярдәм кулын сузырга әзер булган Кәдрия Гатауллинага шушындый чара оештырып, уздырып, безне хөрмәт итеп чакырганнары  өчен Аллаһның мең рәхмәтләре булса иде.Шушындый чаралар ,шушындый бөтен җаннары-тәннәре белән өммәт өчен янып йөрүче кешеләр булганда динебездә,халкыбызның миллә кыйммәтләредә үсәчәк һәм сакланып калачагына шик юк !!!

Алмаз Галимҗанов Саба Имам-мөхтәсибенең яшьләр эше буенча ярдәмчесе.