Сатып алынган чир

Галәмнәрне юктан бар кылып, безгә меңләгән Пәйгәмбәрләр җибәрүче Аллаһы Тәгаләгә иң зур дан-мактаулар булсын. Һәм галәмнәргә иң зур рәхмәт итеп җибәрелгән Пәйгәмбәр, Калебләрнең нуры йөрәкләрнең табибы булучы Мөхәммәд Гәләйһис Сәламгә  күңел түрләреннән чыккан иң күп салават шәрифләребе булса иде! 
Бүген  динебез таралып  күпләр дин юлына Басканда кайбер Җитешсез якларыбыз һаманда кала бирә Әдәм баласы яңадан - яңа гөнаһ юлларын. Боларның берсе булып һәм иң күп таралганы булып тәмәке белән кальян тартудыр җәмәгать. Әлбәттә болар хәрәмме әллә мәкрүһ тәһримме,  болар арасында зур ихтиләф бар. Бу вәгазьне языр алдыннан Галимнәребез белән киңәшләштем. Һәм Җәлил хәзрәт Фазлыев  биргән җавапны сайлап язырга булдым, тәмәке һәм кальян мәкрүһ тәһрим булсада үзенең күп зарар китерүе белән Хәрәм хөкемендә була диде республикабызның баш казые. Яхшылап карасак : беренчедән бу сәламәтлеккә, тирә-юньгә, кешенең финанс  торышына тәьсир итә. Кешенең гаиләсен ашатырга дип эшләгән акчасын шушы буш һәм зарарлы нәрсәләргә әрәм итәргә мәҗбүр итә. Табиблар әйтүенчә тәмәкегә караганда кальянның зарары тагын да күберәк һәм куркынычрак. Ә дин ягыннан моңа нинди  караш һәм нинди Аять һәм Хәдисләр белән бу нәрсәләрнең  гөнаһлы гәмәл икәнен дәлилләп була соң? Иң беренче карасак тәмәке кеше сәламәтлегенә зарар китерә, кешенең күп әгьзаларын эштән чыгара. Һәм нәтиҗә итеп  кешене үлемгә китерә, димәк кеше үз-үзен үтерә дигән сүз. Көрьәндә Аллаһы Тәгалә әйтә: Үз-үзегезне үтермәгез, Хакыйкаттә Аллаһ сезгә карата рәхимледер (4:29) Исламда  кешегә үз-үзен үтерү. Әле бу кеше үзенә генә китергән зарар, ә бит ул әле күпме тирә-юнендәге кешеләргә дә зарар китерә. Җәмәгать транспорты тукталышларында тәмәкесен кабызып тартып , төтенен битеңә диярлек өреп басып торганда, сулыйсың килмәсәдә, суларга туры килә. Ә хәдисләрдән карасак Пәйгәмбәребез малны, сәламәтлекне һәм вакытны бушка әрәм итмәскә куша. Кыямәт көнендә бит Әдәм баласы байлыгын һәм вакытын нәрсәгә кулланганын әйтергә мәҗбүр бит Аллаһ каршында, чөнки Аллаһ безгә боларның барсында әмәнәт итеп, вакытлыча куллануга биреп торды. Хәрәмгә яки гөнаһлы юлга киткән акчаны, вакытны һәм сәламәтлекне  кайтарып булмый. Әле ул булганыныңда бәрәкәтен ала.Кеше шул акчасына  йортына, гаиләсенә ризык алып кайтса  никадәр савапка ирешер иде. Хәдистә килгәнчә кеше үз  гаиләсенә алып кайткан һәр кисәк ризык өчен савап ала. Ә әгәрдә шул акчасын җыеп ятимнәр һәм мескенннәргә өләшсә нинди әҗер булыр иде? Әгәр без гыйлем алмасак, мәчеткә йөрмәсәк, мескеннәргә ярдәм итмәсәк, ә тәмәкегә вакытта, акча да тапсак. Нинди оят белән Аллаһ каршысына басырка кирәк?! Кайбер кешеләрдә кызганычка каршы кальянны бит Мөселман илләрендә тарталар, Исламда кальян ярый дигән, ялгыш фикер таралган. Кальянның Ислам культурасына берниндидә катнашы юк.Бу гәмәлләр мөселман илләренә 20нче гасырда үтеп кергән чир. Бу гәмәлләр берседә дин ягыннан хупланмый һәм рөхсәттә ителми. Кызганыч ки кай вакытта кулларына тәмәке тоткан гүзәл затларны да күрергә мөмкин, монысы инде бөтенләйдә кискен хәл. Бит бу гүзәл затларның әни буласылары, гаиләдә балаларына күркәм тәрбия бирәселәре бар. Әгәр бала гаиләдә әти-әнисенең тәмәке тартканын һәм кунак җыеп хәмер һәм кальян тартканын күрсә, бу бала тулы  җәмгиять өлеше була аламы? Һәм без дин әһелләре әгәрдә чын-чынлап кешеләргә аңлатсак бу элләрнең бик начар икәнен һәм үз гәмәлләребез белән күрсәткә Аллаһның рәхмәте белән бу чирләрдән арынырбыз.Тик кызганыч  кайбер кардәшләр мин дин юлында, мин шушындый сөннәт гәмәлне кылам дип сөйләп, тик тәмәке белән мавыкканнарын күрергә туры килә. Һәм сорау туа. Синең бер сөннәт үтәп һәм шул ук вакытта тәмәке тартуың  бу сөннәт савапын яндырмыймы? Дип сорыйсы килә. Мөхтәрәм газиз-дин кардәшләрем үзебезне шундый куркыныч гадәтләрдән, шайтан гәмәлләреннән сакласак. Инде шушы чиргә бирелгән кәрдәшләребезгә Аллаһы Тәгаләдән шифа сорасак иде. 
Алмаз Галимҗанов Саба Имам-Мөхтәсибенең яшьләр эше буенча ярдәмчесе.