Хезмәткә хөрмәт

Бүген Саба районы имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов Мөхтәсибәтнең акивын җыеп мәҗлес үткәрде. Күркәм аш табыны Корьән укылып бабаларыбыз, ватаныбыз өчен догалар кылынып башланып китте. Айнур хәзрәт күп еллар дәвамында мөхтәсибәттә чаралар оештыруда башлап йөргән ярдәчеләренә һәм бүгендә мөхтәсибәттә хезмәт куючы хезмәттәшләренә Рәхмәт хатлары белән истәлек бүләкләре тапшырды.