Чаллыда иманнар очрашты

Кичә Чаллының “Ак мәчете”ндә “Мөселман өммәте һәм бүгенге көн бурычлары” исеме астында мөселманнар форум булып узды. Аның эшендә Кама аръягының 12 районыннан (Түбән Кама, Тукай, Актаныш, Әгерҗе, Мөслим, Минзәлә, Сарман, Мамадыш, Зәй, Меделеевск, Алабуга)  имам-мөхтәсибләр һәм имамнар катнашты. Форум кысаларында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашу да булды. Ошбу чарада Саба районы Имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов та катнашты.