Түбән Утар авылы мәхәллә мәчете тарихы

ТР МДН Саба мөхтәсибәте Түбән Утар авылы мәхәллә мәчете тарихы

Олы кешеләрнең сөйләүләренә караганда Түбән Утар авылы мәчетен Арча ягы Ашыт бае салдырган. Ул 40 ат белән агач тарттырып ташыткан, бөтен авыл халкы булышкан. Мәчет төзелеп беткәч, бар халыкны җыеп, ашка чакырып сыйлаганннар. 
Халыкка белем бирүдә абыстайларның , муллаларның тырышлыгы зур булган. Кыз балаларны Галиев Рашат бабайның әнисе Талигатесорур абыстай, ә ир балаларны әтисе Мөхәммәтгали мулла дин сабагына өйрәткәннәр. 
Ел саен укулар тәмамлангач абыстай һәр баладан имтихан алган. Бу көнне ата-аналар да чакырылган. Бөтен халык алдында биек сәкегә менеп басып “Мөхәммәдия”не көйләп укып күрсәткәннәр. “Ясин”не укып бетереп “Әфтияк”нең яртысына җиткәч укулар туктатылган.
Аннан соң укулар латин графикасына нигезләнеп укытыла. Бу 1932 нче еллар тирәсе. Монда Ташкичү авылыннан килгән Гафифә Галиәхмәтова һәм шул ук авылдан Галимҗан исемле укытучылар укытканнар. Мичәнбаштан Әхмәтов Хаҗи укыткан. Ул бик  белемле укытучы булган. Сугышка китеп, шуннан әйләнеп кайтмаган.
Мәчет манаралы килеш мәктәп булып 1939 нчы елларга кадәр хезмәт итә. Манараны авыл советы агенты Сәлмәнов Баһман белән укытучы Әхмәтов Хаҗи 25 сумга кискәннәр. 
Аннары сугыш башланган. Сугыш вакытында Норлаттан килгән Учасов Денис белән Чистай кызы Смирнова Агафья (1921 нче елгы) укытканнар.
Болардан соң Югары Утардан Шәрип кызы Зифа апа белән Нәкыя апалар белем биргән.
Сугыштан соң 1946 нчы елдан Газизова Гөлбикә Газиз кызы ( 1920 нче елда туган) белән Югары Утардан Шәвәлиева Сәвия апа укыта башлаган. Сәвия апа 1948 нче елга кадәр эшләгән. Аның урынына Арча ягыннан Исхакова Мөшәррәфә апа килгән. Алар икесе бергә 1976 нчы елга кадәр эшләгәннәр.
Алар белән бергә 1960-66 нчы елларда Керәнне авылыннан Гайнуллина Гөлфирә апа рус теленнән белем биргән, мәктәпнең мөдире булган.
1971-1975 нче елларда Шәймәрдәнова Мөнирә Мәнүр кызы да шушы мәктәптә укыта.
1975 елда Гөлбикә апа пенсиягә чыга, аның урынына, Арча педучилищесын тәмамлап, үзебезнең авыл кызы Галимуллина Равилә Вәли кызы кайта. 1976 нчы елда пенсиягә киткән Мөшәррәфә апаны шушы авыл кызы Шәвәлиева Мәүлидә Хатип кызы алыштыра.
Алар икесе бергә 1 ел эшлиләр. Г.Равилә Явлаштау мәктәбенә күчә. Аннан соң Ш.Мәүлидә берүзе өч классны укыта. 
1983-84 нче уку елында, Ш.Мәүлидә бала яында вакытта, балаларга белем бирүне Мәгъсумова Сөмбелә Миннегали кызы дәвам итә.
1986 елда мәктәпне Явлаштау авылыннан күчеп кайткан Фәхретдинова Гөлбостан Исмәгыйль кызы кабул итеп ала. Мәктәп яңа бинага күчкәнчегә кадәр (1996 нчы ел) , алар Ш.Мәүлидә белән икесе бергә эшлиләр.
100 еллык тарихы булган мәчеттә урнашкан мәктәптә кемнәр генә укып чыкмаган: Бәйрәмов Рафис абый хәрби белем алып полковник дәрәҗәсенә күтәрелә, аның туганы Бәйрәмов Рәкыйп химия фәннәре доценты, Казан химия технология институтында укыта.
Ул вакыттагы “Маяк” күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Мөбарәков Газинур Зиннур улы авыл халкы белән бердәм булып яңа мәктәпне сафка бастыргач, буш калган мәчет бинасын икенче урынга күчереп салырга килешәләр. Авылның аксакалы Миннеханов Әхмәтхан абыйның оештыруында, хуҗалык җитәкчесе Фәйзерахманов Искәндәр Мәҗит улы булышлыгы белән, 1,5 елда мәчетне төзеп чыгалар.
Салынып беткәч тә әле 6 ай мәчет буш тора. Авыл халкы җыелып мине, Кәримов Нәҗип Мәлик улын имамлыкка өндәгәч, Аллһының рәхмәтен өмет итеп, Аллаһы ризалыгы өчен бу вазифага риза булдым. 1999 нчы елның 1 февралендә имам булып беренче җомга намазын укыдык. Ләкин, ни аяныч хәл, 2002 нче елның 20 декабрендә ут чыгып мәчетебез янып бетте. Бер ел буе Гыйззәтуллин Газимулла абый өендә, башлангыч мәктәп бинасында җомга намазларын үтәдек.   
2004 нче елның 15 январендә авылыбызда кабат азан тавышы яңгырады. “Игенче” хуҗалыгы җитәкчесе Мөбарәков Рүзәл Галимҗан улы ярдәмендә, Йосыпов Минзакир Зәкәрия улы оештыруы белән яңа мәчет сафка бастырылды. Шушы изге эштә катнашучыларның барчасының эшләрен Аллаһы раббыбыз уң кылсын, сәламәтлек, гаиләләренә иминлек бирсен!