Пленум узды

Бүген ТР МДНнең Пленум утырышы булып узды. Пленум  мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә барды, бу чарада һәм мөфтинең урынбасарлары, нәзарәтнең голәмәләр һәм казыйлар шуралары әгъзалары, республиканың барлык районнары имам-мөхтәсибләре, мәдрәсә җитәкчеләре катнашында үтте. Бүген утырышта мөфти, баш казый һәм мөфтинең беренче урынбасары булырга теләүчеләр рәсми кандидат буларак расланды. Шуны да әйтергә кирәк, бүген мөхтәсибәтләрдән делегатлар саны да билгеләнде. ТР МДН тарихында беренче мәртәбә делегатлар санына чикләү куелмады, мөхтәсибәтләр Корылтайга күпме имам алып килүләрен үзләре билгеләде. Җыелышта Корылтай көне билгеләнде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең VII Корылтае 17 апрельдә уздырыла.