Җомга намазы

Бүген Саба районы Имам-Мөхтәсибенең яшьләр белән эшләү буенча ярдәмчесе Алмаз хәзрәт Галимҗанов Саба Җәмигь мәчетендә Җомга намазын үткәрде. Вәгәзьдә Алмаз хәзрәт әүлияләр һәм кәрамәтләр турында сөйләде. Динебездә тассауф һәм суфичылык гыйлеменең  төп  терәге икәнен аңлатты. Барча мөселманнарга да күркәм әхлакь матур үрнәк күрсәтергә өндәде.