Мөселман яшьләре "квест" уйнады

Кичә Саба районы Мөхтәсибәте мөселман яшьләре өчен "квест" уены үткәрде. Уенда район яшьләре белән беректә Казан, Яшел Үзән, Алабуга, Буадан килгән кардәшләребез дә катнашты. Уен бик тә мавыктыргыч узды. Ястү намазы укылып башланып киткән чара, ахырдан мул ризыклы табын артында учакта пешкән ризык белән сыйланып тәмамланды.