Тимербай хәзрәтнең елы

Бүген Тимербай хәзрәтнең вафатына бер еллыгын искә алдык. Инде менә бер ел мәхәлләбез  үзенең олы Ак сакалы булмавына, үзенең шушы югалтуы белән килешеп яши. Тумышы белән Кмилдебәк авылыннан булган Тимербай хәзрәтнең эшләре һәм истәлекләре бүгенге көндәдә исләребездә саклана. Һәр көз саен гөшер сәдәкасын җыеп Республикабызның мәдрәсә, Ислам көллияте, Ислам университетларын  азык-төлек белән тәьмин итә иде. Бер кайчанда ярдәм сорап килгән кешеләргә ´Юк` дигән җавап бирми иде. Тимербай Хәзрәтнең минем бабам булуы белән бик тә горурланам. Чөнки тормышымда төп максатымны һәм кыйбламны сайларга нәкь тә менә ул зур роль уйнады. Олы кешенең зирәклеге һәм хикмәтлелеге бар кешегәдә мәгьлүмдер дип уйлыйм. Улым Аллаһы Тәгәләне таны, Аннан курык , бар эшеңнедә ихластан һәм җиренә җиткереп эшлә дип нәсыйхәт бирә иде. Хәер ул күп кешеләргә үзенең файдалы киңәшләре белән ярдәм итте. Әледә хәтеремдә бер кеше кич белән акчалата ярдәм сорап  килгән иде, аңа икедә уйламый ярдәм итте. Ләкин ул кеше бурычын кайтармады. Соңгы вакытта ул тарих белән, сугыш еллары вакыйгаларын халыкка җиткерү белән янып йөрде. Гомүмән Тимербай Хәзрәтнең оныгы дип әйтүгә бөтен аны белгән кешеләр җылы караш һәм тәмле сүз белән аралаша башлыйлар. Казанның бөтен дини белем бирү  йортларында аны сангынып искә алалар. Кызганыч ки андый ак сакалларыбыз араларыбызда бик аз калып бара,без яшьләргә шундый олы кешеләрдән күп нәрсәгә өйрәнеп,тормышның иң нужала шулпаларын эчкән кешеләрдән күп нәрсәләргә өйрәнеп, күп киңәшләр сорап калырга ашыгырга кирәк.  Андый сабыр һәм хикмәтле кешеләр халкыбыз, динебез юлында ничек эшләргә һәм нинди хикмәтле гәмәлләр кылырга кирәклеген бик яхшы аңлыйлар.

Алмаз Галимзянов