Район советы сессиясе утрышы

Бүген Байлар Сабасы шәһәр тибы бистәсе мәдәният йортында Саба муниципаль район советының 2016 елны йомгаклау утырышы булып узды. Ошбу чарага хөрмәтле кунак булып Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Габтелгаяз улы Шайхразиев килде. Шулай ук бу чарада Саба районы Имам- мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов та катнашты.