Ветеран белән очрашу

Бүген 23 февраль ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Саба районы Имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов Шәмәрдән мәхәлләсенең беренче имамы Хәмит хәзрәттә кунакта булды. Хәмит хәзрәт имамнар арасында бүген дә исән булган Бөек ватан сугышы ветераны. Әтисе вафа хәзрәттән дин гыйлеме алып аны дәвам итүче. Ул инде 95 яшен тутырып килә, үз вазыйфасын яшьләргә тапшырган, өеннән чыгып китеп йори алмый. Айнур хәзрәт Хәмит хәзрәтнең хәлләрен белеште һәм бүгенге вазгыять турында сөйләшеп, фикер алыштылар. Хәзрәт бүген улы һәм килене тәрбиясендә гөмер кичерә, хәләл җефетенең бакыйлыкка күчкәненә инде күп еллар үтте.