Җәлил хәзрәт белән очрашу

Кичә Саба районы Иләбәр авылы мәчетендә Татарстан Диния Нәзарәтенең Баш казые Җәлил хәзрәт белән мәхәллә халкының очрашуы булып узды. Ошбу мәҗлестә мәхәллә халкы гына түгел, ә күрше мәхәллә имам-хатыйблары вә район имам-мөхтәсибе дә катнашмыш. Хәзрәтнең үтемле вагазен халык хушы китеп тыңлап ахырдан үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап та алдылар. Ахшам намазы белән башланып киткән чара күмәкләшеп ястү намазы укылып учакта пешкән бәйрәм тәгаме белән сыйланып тамам олмыш.