Җомга хөтбәсе

1 нче хөтбә


إِنَّ الْحَمْدَ للهِ نَحْمَدُهُ وَنَسْتَعِينُهُ وَنَسْتَغْفِرُهُ -
وَنَعُوذُ بِاللهِ مِنْ شُرُورِ أَنْفُسِنَا وَسَيِّئَاتِ أَعْمَالِنَا -
مَنْ يَهْدِهِ اللهُ فَلاَ مُضِلَّ لَهُ ، وَمَنْ يُضْلِلْ فَلاَ هَادِيَ لَهُ -
وَأَشْهَدُ أَنْ لاَ إِلَهَ إِلاَّ الله وَحْدَهُ لاَشَرِيكَ لَهُ وَأَشْهَدُ أنَّ مُحَمَّداً عَبْدُهُ وَرَسُولُهُ -
{يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا اتَّقُوا اللهَ حَقَّ تُقَاتِهِ وَلاَ تَمُوتُنَّ إِلاَّ وَأَنْتُمْ مُسْلِمُونَ}
{يَا أَيُّهَا النَّاسُ اتَّقُوا رَبَّكُمُ الَّذِي خَلَقَكُمْ مِنْ نَّفْسٍ وَاحِدَةٍ وَخَلَقَ مِنْهَا زَوْجَهَا وَبَثَّ مِنْهُمَا رِجَالاً كَثِيراً وَنِسَاءً وَاتَّقُوا اللهَ الَّذِي تَسَاءَلُونَ بِهِ وَالأَرْحَامَ إِنَّ الله كَانَ عَلَيْكُمْ رَقِيباً} 
{يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا اتَّقُوا اللهَ وَقُولُوا قَوْلاً سَدِيداً يُصْلِحْ لَكُمْ أَعْمَالَكُمْ وَيَغْفِرْ لَكُمْ ذُنُوبَكُمْ وَمَنْ يُطِعِ اللهَ وَرَسُولَهُ فَقَدْ فَازَ فَوْزاً عَظِيماً}.

Барча данлау мактауларыбыз, хәмде-сәнәләребез Аллаһ Тәгаләгә тиеш. Һәр нигъмәт фәкат Аллаһтан гына. بسم الله الرحمن الرحيم 
Коръәннең иң беренче аяте! Бу аяттә Аллаһ Тәгалә үзенең рәхимле һәм шәфкатьле булуын ассызыклый. بسم الله الرحمن الرحيم  
Рәхимле һәм шәфкатьле булган Аллаһ исеме белән. Кодрәт һәм көч иясе булган, яки ачулы һәм үч алучы булган, яки бөек һәм биек булган Аллаһ исеме белән дип түгел, ә рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән, - дип башлана безгә иңдергән китап. “Мәрхәмәтлегем ачуымны узып китеп, алдан бара”, - ди Аллаһ Тәгалә.
Аллаһның безгә карата чыннан да мәрхәмәт һәм миһербанлык күрсәтүен башка бик күп дәлилләр дә белдерә. 
Мисал өчен: Аллаһ Тәгалә кеше тормышын дөрес һәм бәхетле алып барсын өчен аны тормыш итү гыйлеме белән тәэмин итеп тора. “Аллаһ Тәгалә анадан да рәхимлерәк”, - диелә хәдистә.
Аллаһ Тәгаләнең миһербан һәм шәфкат иясе булуына дәлилләрнең берсе: Аллаһ Тәгалә кешегә үлгәч тә әҗер-савапка ирешергә мөмкинчелек бирә.  
Пәйгамбәребез бер хәдисендә әйтә: “Җиде эшнең савабы кеше каберендә ятканда да килеп торыр, өзелмәс: Гыйлем өйрәтеп калдыру, елга агызу, кое казу, хөрмә үстерү, мәчет төзү, мираска Коръән калдыру, ата-анасы өчен истигфар кылучы изге бала калдыру”.  
حديث أنس بن مالك رضي الله عنه أن النبي صلى الله عليه وسلم قال : (( سبع يجري للعبد أجرهن وهو في قبره بعد موته :من عَلّم علماً, أو أجرى نهراً , أو حفر بئراً , أو غرس نخلاً , أو بنى مسجداً , أو ورّث مصحفاً , أو ترك ولداً يستغفر له بعد موته )) [ حسنه الألباني رحمه الله في صحيح الجامع برقم :3596].
Шуларның беренчесе, гыйлем йөрәтеп калдыру. Биредә утырганнар һәммәсе дә кемнән булса да белем алганнар, кем дә булса язган китап укыганнар, кемдер сәбәпле намаз укый беләләр, Аллаһны таныйлар, гыйбадәт кылалар. Әлбәттә, Аллаһ шушы гыйбадәтләргә сәбәп булучы кешене үлгәннән соң да онытмый. Өйрәтүе сәбәпле изгелек кылына икән, ул исән вакытта да, үлгәч тә әҗер бара тора. Шуңа күрә бер генә кешегә булса да динебезнең берәр гыбадәтен өйрәтеп калдырсак аның савабы гамәл дәфтәрләребез ябылгач та ирешеп торыр. Шуңа тырышырга тиешбез. 
Мисал өчен дүрт мәзһәбләрнең башлыкларын гына алсак та, алар кыска гына гомерләре эчендә куйган тырышлыклары белән миллионлаган кеше файдалана, инде 1000 елдан артык вафат булсалар да, алар күпме әҗер ала, күпме савап языла. 
Һәм тагы бер мисал: 
عبدالرحمن السميط أسلم على يديه أكثر من 5 ملايين شخص من اربعين دولة خلال ثلاثين عاما قضاها في الدعوة.
Ләкин гыйлем тарату өчен, һәм аны таратып шушы савапларга ирешү өчен, иң башта аны алырга кирәк, Рамазаннан соң дәресләр башланачак, инша Аллаһ, дәресләргә йөрүне ниятләгез! 
Хәдистә искә алынган икенче һәм өченче эшләр – елга уздыру белән кое казу. Ягъни кешеләрне су белән тәэмин итү. Аллаһ Тәгалә һәр тереклекне судан барлыкка китергән. Һәм һәр тереклек суга мохтаҗ. Шуңа галимнәр, иң изге һәм игелекле садака – су бирү дип әйтәләр. Бер гөнаһлы кеше чүлдән барганда сусап кое эзләп таба. Шунда авырлык белән төшеп төбендә су табып сусавын бастыра. Кире менсә, эчәсе килүдән телен чыгарган эт басып тора. Ул янә төшеп аяк киеменә су тутыра, шуны авызына кабып менә һәм эткэ эчерә. Пәйгамбәребез әйтә: Аллаһ Тәгалә шөкер йөзеннән аның гөнаһларын кичерә. 
Безгә бәлки су проблемасы ерак кебек тоеладыр. Ләкин бер генә көнгә дә краннарыбыздан су агудан туктаса, без бик зур авырлык кичерер идек. Шңа да Аллаһ безгә бу мәсъәләне җиңеләйткәнгә шөкер итәргә тиешбез.
Ләкин кайбер, бездән дә фәкыйррәк илләрдә, көненә ун литр су да таба алмыйлар. Без туалетта бер мәртәбә кнопкага басып агызган су, кайбер ил кешеләре өчен көне буена норма. Артыгы юк. Эчәренә дә, юынуга да, юарга да. 
Дөнъяда бер миллиардтан артык кеше эчәр өчен чиста су таба алмый. 
Дуртенче гамәл: Агач утырту. Агачларның солтаны – хөрмә агачы.. Ул кеше өчен иң туклыклы, файдалы булган җимеш бирә. Шуңа пәйгамбәребез аны телгә ала. Ләкин гомумән җир эшкәртү белән шөгелләнү иң хәерле кәсепләрнең берсе санала. Кешеләргә ризык булдыру, әлбәттә изге эш. Пәйгамбәребез: Ярты хөрмә биреп булса да үзегезне уттан саклагыз! диде. 
Пәйгамбәрбез Ум Мубашшир Ансарияның бакчасына кергәч, хөрмә агачын күрә: Моны кем үстерде: кяферме яки мөселманмы? дип сорый ул. Мөселман! дип җавап бирә Ум Мубәшшир. Кайсы гына мөселман агач я үсемлек утыртса, ул агачтан кеше, хайван я кош тукланса, утыртучыга савап була диде шунда пәйгамбәребез. 
Ләкин ул гына тугел, бөтен дөнъяда киселеп бетә торган, киселмәсә янып юкка чыга торган урманнарга да пәйгамбәребезнең бу киңәше өмет бирә. 
Бишенче эш: мәчет салу.  
Аллаһ Тәгаләгә гыбадәт кылына торган, гыйлем тарала торган, мөселманнар җыела торган, Аллаһ өчен иң сөекле булган йорт ул мәчет. Пәйгамбәребез Мәдинә шәһәренә күчү белән мәчет салган. Мөселман өммәте өчен мәчет һәрвакыт үзәк булган. Мәчет салучыга пәйгамбәребез җәннәттә йорт вәгъдә иткән. 
САлу белән генә түгел, салынган мәчеткә ярдәм итү, аны карау, җыештыру да пәйгамбәребезнең игътибарыннан читтә тормаган. Мәчеттә җыештыручы бер кеше үлә, пәйгамбәребез бу кешене юксынып, аны сораша, соңыннан сәхабәләрен “Ник аның үлеме турында хәбәр итмәдегез”, - дип орыша һәм кабере янына барып җеназа намазы укый!
Үлгәннән соң да савап китерә торган алтынчы изгелек: Коръәнне мирас итеп калдыру. Укыган Һәр хәрефе өчен унышар савап языла торган китап. 
Пәйгамбәребез бу вәсыятен әле Коръән китап рәвешенә килгәнче үк әйтә. 
Әлбәттә, борынгы заманда, Коръәннәр кыйбат булган, шуңа әйткәндер, хәзер инде теләсә кем Коръән таба ала дип әйтә аласыз. Ләкин әле донъяда Коръән ирешмәгән җирләр бар. Мөселманнар яшәгән, ләкин укырга Коръәннәре булмаган илләр бар. 
Алда искә алынган Габдрахман ас-Сумәйт әйтә: Чирек гасыр дәвамында Африкада яшәүче кардәшләремә хезмәт итү дәверендә дәгъватта төрле кимчелекләр күрдем. Шул кимчелекләр арасында – Коръән җитмәү. Йөзләгән Коръән хафизларны очраттым, күбесе гомерләрендә Коръәнне китап рәвешендә күргәннәре дә юк. Тактага язып, анннары сөртеп ятлыйлар Коръәнне. Ул илләрдә кешеләр Коръәнне кәгазләп кәгазләп бер берсе белән бүләләр. Мадагаскарда Ислам үзәгендә йөзләгән шәкерт арасында ике ел яшәдем ди Сумәйт. Ләкин бер миндә генә Коръән бар иде иде, аны да бер кардәшкә бирергә мәҗбүр булдым, ди ул. 
Һәм хәдистә килгән соңгы җиденче гамәл - изге, тәрбияле бала үстерү. Хәдистә килә – атаның баласына биргән иң яхшы бүләге – яхшы тәрбия! Бу хәдистә, ата-анасы вафат булгач, аларны искә алып, Аллаһ Тәгаләдән алар өчен мәгфирәт-кичерү сораучы бала турында сүз бара. Димәк, тәрбиягә нәрсә керә? Аллаһ Тәгаләне таныту, Аллаһ Тәгаләне белгертү. Дога кылырга өйрәтү. Ләкин кызганыч, хәзер ата-аналар балаларына бу мәгълүмәтне бирми, бу мәчеткә никах укырга теләп килгән яшъләрдә ачык күренә. Күбесе иман кәлимәсен дә әйтә алмый. Аллаһны, Пәйгамбәребәребезне, динебезне бөтенләй белми. Ничек инде ул ата-анасы өчен дога кыла алсын! 
Пәйгамбәребез бер хәдисендә әйтә: 
Аллаһ Тәгалә җәннәттә бер изге кешеннең дәрәҗәсен күтәрә! Әй Раббым! Бу хәтле дәрәҗә миңа каян килде соң! - дип аптырар теге изге бәндә! Һәм Аллаһ Тәгалә: Балаң синең өчен мәгъфирәт сорый иде! Шул сәбәпле дәрәҗәң артты! - дип җавап кайтарыр. 
Шушы хәдистән соң игътибарыгызны бер әйбергә юнәлтәсем килә. Бу хәдистән күренә, Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте үлеләргә генә түгел, шулай ук тереләр өчен дә, кешелек өчен дә ирешә. Үлеләр әҗер савап алып ятсалар, тере кешеләр исә, үлгәннәр калдырган мирас белән файдаланалар. 
Хәдистә китерелгән әйберләр һәммәсе дә кеше өчен гаят мөһим әйберләр. ГЫЙЛЕМ, СУ, РИЗЫК, РУХИ АЗЫК, ЗАКОННАР, ИЗГЕ БУЫН. Бер генә хәдис белән пәйгамбәребез җәмгыяттә булган күпме проблеманы чишә, күпме файда китерә. Аллаһ Тәгалә безгә шуның белән гамәл кылырга, бу донъяда да файда алырга, Ахирәткә күчкәч тә, гамәл дәфтәрләребез ябылмыйча әҗер савапка ирешергә насыйп итсен. 
Дога:
أَسْأَلُ اللهَ لي وَلَكُمْ عِلْماً نَافِعاً، وَعَمَلاً خَالِصاً، وَ رِزْقًا طَيِّبًا وَسَلاَمَةً دَائِمَةً. 
أَقُولُ قَوْلي هَذَا وَأَسْتَغْفِرُ اللهَ ليِ وَلَكُمْ مِنْ كُلِّ ذَنْبٍ فَاسْتَغْفِرُوهُ إِنَّهُ هُوَ الْغَفُورُ الرَّحِيمُ.
Утыру

2 нче хөтбә
الْحَمْدُ لله رَبِّ الْعَالَمِينَ وَالصَّلاَةُ وَالسَّلاَمُ عَلَى أَشْرَفِ الْمُرْسَلِينَ مُحَمَّدٍ خَاتَمِ النَّبِيِّينَ وَعَلَى آلِهِ وَصَحْبِهِ أَجْمَعينَ.
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا اتَّقُوا اللهَ وَلْتَنْظُرْ نَفْسٌ مَا قَدَّمَتْ لِغَدٍ وَاتَّقُوا اللهَ إِنَّ اللهَ خَبِيرٌ بِمَا تَعْمَلُونَ.
* رَبَّنَا اغْفِرْ لَنَا وَلِإِخْوَانِنَا الَّذِينَ سَبَقُونَا بِالْإِيمَانِ ، وَلَا تَجْعَلْ فِي قُلُوبِنَا غِلًّا لِلَّذِينَ آَمَنُوا ؛ رَبَّنَا إِنَّكَ رَءُوفٌ رَحِيمٌ. 
* اللَّهُمَّ بَاعِدْ بَيْنَا وَبَيْنَ خَطَايَانَا كَمَا بَاعَدْتَ بَيْنَ الـمشْرِقِ وَالـمغْرِبِ ، اللَّهُمَّ نَقِّنَا مِنْ الْخَطَايَا كَمَا يُنَقَّى الثَّوْبُ الْأَبْيَضُ مِنْ الدَّنَسِ ، اللَّهُمَّ اغْسِلْ خَطَايَانَا بِالـماءِ وَالثَّلْجِ وَالْبَرَدِ. 
* اللَّهُمَّ إِنَّا نَعُوذُ بِكَ مِنْ الْهَمِّ وَالْحَزَنِ وَالْعَجْزِ وَالْكَسَلِ وَالْبُخْلِ وَالْجُبْنِ وَضَلَعِ الدَّيْنِ وَغَلَبَةِ الرِّجَال.
*اللَّهُمَّ أَصْلِحْ لَنَا دِيننا الَّذِي هُوَ عِصْمَةُ أَمْرِنا ، وَأَصْلِحْ لَنَا دُنْيَانا الَّتِي فِيهَا مَعَاشُنا ، وَأَصْلِحْ لَنَا آخِرَتَنا الَّتِي فِيهَا مَعَادُنا ، وَاجْعَلْ الْحَيَاةَ زِيَادَةً لَنَا فِي كُلِّ خَيْرٍ ، وَاجْعَلْ الـموْتَ رَاحَةً لَنَا مِنْ كُلِّ شَرٍّ.
* اللَّهُمَّ إِنّا نَسْأَلُكَ الْهُدَى وَالتُّقَى وَالْعَفَافَ وَالْغِنَى.
* اللَّهُمَّ إِنّا نَعُوذُ بِكَ مِنْ الْعَجْزِ وَالْكَسَلِ وَالْجُبْنِ وَالْبُخْلِ وَالْهَرَمِ وَعَذَابِ الْقَبْرِ ، اللَّهُمَّ آتِ نَفْوسنا تَقْوَاهَا ، وَزَكِّهَا أَنْتَ خَيْرُ مَنْ زَكَّاهَا ، أَنْتَ وَلِيُّهَا وَمَوْلَاهَا ، اللَّهُمَّ إِنا نعُوذُ بِكَ مِنْ عِلـم لَا يَنْفَعُ وَمِنْ قَلْبٍ لَا يَخْشَعُ وَمِنْ نَفْسٍ لَا تَشْبَعُ وَمِنْ دَعْوَةٍ لَا يُسْتَجَابُ لَهَا.
* اللَّهُمَّ رَبَّنَا آتِنَا فِي الدُّنْيَا حَسَنَةً وَفِي الْآخِرَةِ حَسَنَةً وَقِنَا عَذَابَ النَّارِ.
سُبْحَانَ رَبِّكَ رَبِّ الْعِزَّةِ عَمَّا يَصِفُونَ * وَسَلامٌ عَلَى الْمُرْسَلِينَ * وَالْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ  
وَصَلِّ يَا رَبِّ وَسَلِّمْ وَبَارِكْ عَلَى محمدٍ، وَعَلَى آلِهِ وَصَحْبِهِ أَجْمَعينَ