Мөхтәсибәттә киңәшмә

Бүген Саба Җамигъ мәсҗидендә Саба районы Мөхтәсибәтенең чираттагы айлык киңәшмәсе булып узды. Җыелышта авыл-мәхәллә имам-хатыйблары һәм Саба районы Имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов катнашты. Коръән укылып дога кылынып башланган киңәшмәдә узган айга йомгак киләсе айда эшләнәсе эшләр турында сыйләшү булып узды. Шулай ук, 17 нче  апрелендә узачак Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының диния Нәзарәте пленуына делегатлар расланды. Мәҗлес соңыннан  чәй табыны артында тамамланмыш.