Балтачта киңәшмә

Бүген Балтач мөхтәсибәтендә имамнар җыены узды. Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Балтач имам-мөхтәсибе , баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Совет районы мөхтәсибе, казый Рөстәм хәзрәт Вәлиуллиннар  катнашты. Кунак буларак әлеге җыенда Саба районы Имам-мөхтәсибе Анур хәзрәт Әхмәтов та катнашты. Ошбу җыенда Балтач районыннан 17 нче  апрелендә узачак Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының диния Нәзарәте пленуына делегатлар расланды.