“Әй, Адәм баласы!

Аллаһ Сөбхәнә вә Тәгалә Кодси хәдисендә әйтә:

“Миңа итәгатьлек белән, Мине зикер итегез, Мин сезне Үземнең гафу итү белән зикер итәрмен. Кем Мине итәгать иткән хәлдә искә төшерсә, Мин аны, әлбәттә, Үземнең гафу итүем белән искә алырмын. Әгәр кем Миңа итәгатьсезлек кылган вакытта юлыкса, Мин аны әлбәттә, Үземнең ачу төшүем белән искә алырмын. Йэ Адәм баласы! Көн башында дүрт рәкагать намаз үтәргә ялкауланма, Мин синең белән көн ахырына кадәр булырмын. Үлемнең хаклыгына ышанып та шат йөрүчегә гаҗәпләнәм. Кабергә төшәсен белеп тә көлеп йөрүчегә гаҗәпләнәм. Ахирәт көненә ышанып та гафиллектә йөрүчегә гаҗәпләнәм. Бу дөньяның бетәсен белеп тә кайгысыз яшәүчегә гаҗәпләнәм. Гыйлеме телендә булып та йөрәге наданлыкта булучыга гаҗәпләнәм. Су белән юынып та пычрак калучыга гаҗәпләнәм. Кеше гаепләре белән шөгыльләнеп, үз гаепләрен күрмәүчегә гаҗәпләнәм. Аллаһ аның ни эшләгәнен күргәнен белә  торып та гөнаһ кылучыга гаҗәпләнәм. Җан биргәндә һәм  үлгәч бер ялгызы кабергә кереп, гамәлләре өчен берьялгызы гына җавап бирәсен белеп тә, кешеләргә бәйлелектә йөрүчегә гаҗәпләнәм. Дөреслектә Миннэн башка һичбер Иләһе юктыр, һәм колым һәм илчемдер”.

“Әй, Адәм баласы! Кайсы вакытка кадәр гафу сорап, тәүбәгә килүеңне кичектерерсең? Син мәңгелек тормышын теләп, үзең гамәл кылмыйсың. Изгеләрнең сүзен сөйләп, монафыйкълар гамәле кыласың. Сиңа нигъмәт бирсәң, ризасызлык белдерәсең, авырлыклар килсә, сабырсызланасың. Кешеләрдән хакыңы таләп итәсең, үзең башкаларның хакын үтәмисең. Башкаларны изгелеккә өндисең, ә үзең изгелек кылырга ашыкмыйсың. Изгеләрне сөясең, ләкин үзең алардан түгелсең. Монафыйкъларны яратмыйсың ә үзең икейөзләнәсең. Үзең эшләмәгәнне сөйлисең, кушылмаганны эшлисең. Һәр яңа көн, җир сиңа мөрәҗәгать итә:  “Әй, Адәм баласы! Син минем өстемнән йөрисең, ләкин киләчәк урының җир асты. Минем өстемдә куанып йөрисең, ләкин минем куенымда сине кортлар ашар”. Кабер сиңа мөрәҗәгать итә: “Әй, Адәм баласы! Мин куркыныч, Ялгызлык һәм хөкем йорты. Шуңа күрә миңа әзерлән, мине җимермә”.

“Әй, Адәм баласы! Ничә шәмнәрне җил исеп сүндерде. Күпме кешеләрне тәкәбберлек һәлак итте. Күпме байларны байлыклары бозды янә күпме мескеннәрне фәкыйрьлекләре һәлак итте. Күпме таза-сауларны саулыклары янә күпме авыруларны сырхаулыклары һәлак итте. Күпме галимнәрне гыйлемлекләре һәлак итте. Үземнең Көчем һәм Бөеклегем белән ант итеп Әйтәм: әгәр изге күңелле картлар булмаса һәм тәкъвалы яшьләр булмаса янә күкрәк балалары һәм кырда йөргән хайваннар булмаса, Мин сезнең өстегездәге күкләрне тимердән, аяк астыгыздагы җирне таштан, туфракларыгызны сәхрә комыннан эшләр идем. Һәм өстегезгә бер тамчы яңгыр да яудырмас идем. Һәм җирдән бер орлыкны да үстермәс идем. Һәм сезнең өстегезгә газабым төшәр иде. Ләкин бу нәрсәләрне булдырмаска сәбәпләре чыгып тора. Дөреслектә, бөтен көч һәм күәт Аллаһы Тәгаләдә генәдер”.

“Әй, Адәм баласы! Мин боерган эшләрне эшлә, Мин тыйганнардан тыел,шунда мин сиңа мәңгелек гөмер бирермен. Әй, Адәм баласы! Әгәр синең сүзең матур булып гамәлең яьмсез булса,син икейөзлеләрнең башлыгы. Синең тышкы кыяфәтең матур булып, күңелең начарлыктан торса, син иң хәсрәткә төшкәннәрдән булырсың. Аллаһы Тәгаләне һәм мөселманнарны алдарга тырышканнар, үзләре дә сизмичә үзләрен алдыйлар. Әй, Адәм баласы! Кем Минем олылыгымнан куркып итәгать итсә, көндәлек эшләрен вә мәшәкатьләрен бүлеп кыйбатлы вакытында Мине искә алса һәм минем ризалыгым өчен генә шәһвәтеннән тыелса җәннәтемә керер. Әй, Адәм баласы! Мосафирны кунак ит, фәкыйрьне куандыр, туганнарың белән аралаш, бәладә булучыга мәрхәмәтлек кыл, ятимнәрне сыйла һәм аларга үз баласын сөйгән әти кебек бул, тол хатынга үз хатынына шәфкатьле ир кебек бул. Кемдә бу сыйфатлар булса, Миңа дога кыйлса җавап кайтарырмын һәм сораган әйберсен бирермен”.

“Әй, Адәм баласы! Сабыр һәм тыйнак булсаң, дәрәҗәңне күтәрермен. Миңа шөкер итсәң, арттырырмын. Гөнаһыңнан үкенсәң, гафу итәрмен. Туганнарың белән аралашсаң, гомереңне озынайтырмын. Аз сүзле булып рәхәтлек вә бәрәкәт сорасаң ,бирермен. Бел, саләмәтлек ялгызлыкта, ихласлык саф күңелдә, изгелек тәүбәдә, гыйбадәт гыйлемдә, байлык булганына риза булуда. Әй, Адәм баласы!  Ничек күп йоклап Мине йөрәгең белән танырга телисең? Күп гөнаһларың була торып ничек Аллаһның ризалыгын өмет итәсең? Саранлыгың чиксез булып ничек хөрмәт өмет итәсең. Ничек син шөхрәт, данны һәм мактауны сөеп, хикмәтне тели аласың? Гыйлемгә омтылмыйча ничек бәхетне тели аласың?”

“Әй, Адәм баласы! Үлем бөтен сереңне ачар, кыямәт көнне хәбәреңне сөйләр һәм гамәл китабың эшеңне күрсәтер. Шуңа күрә әгәр бер кечкенә гөнаһ эшләсәң аның күләменә карама, ләкин Кем каршында гөнаһлы икәнеңне аңла. Һәм әгәр бераз ризык белән ризыклансаң, азлыгына зарланма. Кем аны башкаларга булмаганда сиңа биргәненә кара. Син гөнахларыңны җыйма, әлбәттә, белә алмыйсың кайсысы белән минем ачуыма юлыгырсың. Һәм шуның өчен синнән ризыгымны кисәрмен һәм күк ишекләрен бикләп синең догаңы кабул итмәм. Син Минем ачуымнан хәм хәйләмнән имин калдым дип уйлама. Минем мәкерем караңгы төндә кара таштагы кырмыскадан да яшеренрәк.  Әй, Адәм баласы! Сез Минем каршыда гөнаһ кылганнан сон, Минем ачуымны искә төшереп тәүбә кылдыгызмы, гөнаһтан тукталдыгызмы?  Минем кушканнарымны тиешенчә үтәдегезме? Байлыгыгыздан мохтаҗларга өлеш чыгардыгызмы? Сезгә начарлык эшләгәннәргә яхшылык теләдегезме? Сезнең белән мөгамәләсен  өзгәннәр белән дуслаштыгызмы? Сезгә хыянәт итүченең вәгъдәсендә тордыгызмы? Балаларыгызга яхшы әхлак-ислам тәрбиясе бирдегезме? Күршеләрегезнең хаҗәтен үтәп ризалыкларын алдыгызмы? Галимнәрдән үзегез белмәгән дини мәсьәләләрне сорадыгызмы? Дөреслектә Мин сезнең кыяфәтләрегезгә, матурлыкларыгызга карамам, бәлки сезнең йөрәгегезгә һәм ниятегезгә карармын, һәм алар белән Минем ризалыгыма ирешерсез”.

“Әй, Аллаһыга иман китерүчеләр! Аллаһыдан чын курку белән куркыгыз һәм мөселман булмыйча дөньядан үтмәгез. Белегез, гыйлемсез гамәл, җимешсез агач кебек. Гамәлсез гыйлем, керешсез җәяле ук кебек. Зәкәтсез гамәл һәм гыйлем, ташка утырткан тоз кебек. Каты йөрәкле кешенең мисалы, суда йомшармас булган таш кебек. Вәгазьне теләмәгән кешене вәгазьләү, мәетләр алдына куелган ашлар һәм сулар кебек. Хәрәм малдан зәкәт чыгару нәҗес белән юыну кебек. Зәкәтсез намаз, җансыз рух кебек. Тәүбәсез гамәл, нигезсе збина кебек. Аллаһның ачуыннан имин булам дип уйламагыз, хәсрәттә булучы кауемнәр генә шулай уйлыйдыр”.

 “Әй кешеләр! Мин сезгә биргән нигьмәтләрне исегезгә төшерегез, Миңа биргән вәгъдәләрегезне үтәгез, Мин дә Үземнең сүземдә торырмын һәм Миннән генә куркыгыз. Җәннәткә керү байлык җыю кебек җиңел эш түгел. Фарызлардан соң нәфел эшләрегез белән Миңа якынаегыз. Минем ризалыкны мескеннәрнең һәм мохтаҗларның  ризалыгыннан эзләгез. Арагыздагы  изгеләр һәм галимнәр белән булыгыз, Минем рәхмәтем һич алардан аерылмый. Әй Муса! Минем гел хак булган сүзләремне тыңла: “Кем үзен фәкыйрь вә мескеннән өстен куйса, кыямәт көнендә мин аны кырмыска кыяфәтендә кубарырмын. Кем галимнәргә ата–анасына тыйнаклык һәм изгелек күрсәтсә, Мин аның дәрәҗәсен бу дөньяда һәм ахирәттә күтәрермен. Кем мөселманның серен ачарга теләсә, Мин аның җитмеш төрле серен ачармын. Кем мөселманнан фәкыйрь булганы өчен читләшсә, ул миңа сугыш белән чыккан кебек булыр. Кем мөэминне Минем ризалыгым өчен сөйсә, аны фәрештәләр бу дөньяда һәм ахирәттә дә саләмләп торырлар”.