Җомга хөтбәсе. Тел афәте

1 нче хөтбә
إِنَّ الْحَمْدَ للهِ نَحْمَدُهُ وَنَسْتَعِينُهُ وَنَسْتَغْفِرُهُ -

وَنَعُوذُ بِاللهِ مِنْ شُرُورِ أَنْفُسِنَا وَسَيِّئَاتِ أَعْمَالِنَا -

مَنْ يَهْدِهِ اللهُ فَلاَ مُضِلَّ لَهُ ، وَمَنْ يُضْلِلْ فَلاَ هَادِيَ لَهُ -

وَأَشْهَدُ أَنْ لاَ إِلَهَ إِلاَّ الله وَحْدَهُ لاَشَرِيكَ لَهُ وَأَشْهَدُ أنَّ مُحَمَّداً عَبْدُهُ وَرَسُولُهُ -

{يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا اتَّقُوا اللهَ حَقَّ تُقَاتِهِ وَلاَ تَمُوتُنَّ إِلاَّ وَأَنْتُمْ مُسْلِمُونَ}

{يَا أَيُّهَا النَّاسُ اتَّقُوا رَبَّكُمُ الَّذِي خَلَقَكُمْ مِنْ نَّفْسٍ وَاحِدَةٍ وَخَلَقَ مِنْهَا زَوْجَهَا وَبَثَّ مِنْهُمَا رِجَالاً 

كَثِيراً وَنِسَاءً وَاتَّقُوا اللهَ الَّذِي تَسَاءَلُونَ بِهِ وَالأَرْحَامَ إِنَّ الله كَانَ عَلَيْكُمْ رَقِيباً} 

{يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا اتَّقُوا اللهَ وَقُولُوا قَوْلاً سَدِيداً يُصْلِحْ لَكُمْ أَعْمَالَكُمْ وَيَغْفِرْ لَكُمْ ذُنُوبَكُمْ وَمَنْ 

يُطِعِ اللهَ وَرَسُولَهُ فَقَدْ فَازَ فَوْزاً عَظِيماً}.


Тарихка игътибар белән караган кеше, һичшиксез, имеш-мимеш, гайбәт, сүз таралуының хәтәрлегенә инана. Күпме дуслык-туганлык бетүнең, җинәятьләр кылынуның, хәтта дәүләтләрнең җимерелүнең сәбәбе имеш-мимеш тарату булды. Пәйгамбәребез юкка гына “Гөнаһлы булу өчен, кешегә бөтен ишеткәнен сөйләп бару да җитә”, димәгән. 
Бу хәтәр һәм куркыныч күренештән хәтта пәйгамбәребез дә зыян күрде. Хәтта әйтергә була, пәйгамбәребез исән булган чорда, мөселманнар җәмгыятендә булган иң куркыныч һәм пәйгамбәребез өчен иң авыр булган вакыйга, шушы имеш-мимеш сәбәпле булды. Бер ай буе Мәдинә, пәйгамбәребез сайлап күчкән шәһәр, ут өстенә элгән казан кебек кайнады, фәкать Аллаһның кайгыртуы һәм шушы мәсъәләне хәл итү өчен аятләр иңдерүе генә мөселманнарны коткарып калды. Аллаһ Тәгалә мондый хәлләрдә ни эшләргә кирәклегенә Кыямәт көненә җитәрлек итеп дәрес бирде. “Бу хәлне сез үзегезгә начарлык итеп кабул итмәгез, ул сезнең өчен хәерле”, - дип, Аллаһ Тәгалә Мәдинә халкын тынычландырды. 
Төрле дөрес булмаган сүзләр таралу һәр вакыт бозыклыкка һәм начарлыкка китерә. Ислам тарихында андый вакыйгалар аз булмый. Бөтенесе дә зарар белән төгәлләнә. Мисал өчен: 
• Мөселманнар түзә алмыча Мәккәдән Эфиопияга күчкәч, берничә вакыттан соң сүз тарала, имеш Мәккә мөшрикләре Ислам динен кабул итеп бетергәннәр инде, беркем дә Ислам дине тоткан өчен җазаламый, кайтырга да була. Шул сүзгә ышанып мөселманнар кайталар ләкин бу сүз уйдырма гына булу сәбәпле, алар өстенә тагы да зуррак газаплар ява. 
• Шулай ук Госман хәлифәгә каршы таралган сүзләр аның үлеменә китерә. Хәлифә хакында сөйләнгән ялган сүзләргә ышанып, надан халык аның өенә бәреп керә, һәм сиксән яшьлек карт Коръән укып утырган урынында кылыч белән бәреп үтерелә. 
• Шулай ук Ухуд сугышында Пәйгамбәребез һәләк булган дигән сүз тарала. Хәтта кайбер мөселманнар коралларын ташлап китәләр. Һәм бу җиңелүгә тагы бер сәбәп була. 
Инде вәгазь башында сөйләп үткән вакыйга, пәйгамбәребез өчен дә, аның гаиләсе өчен дә, һәм гомумән бөтен мөселманнар өчен дә бик авыр хәл булган вакыйга - ИФК (яла ягу) вакыйгасы дип атала. Иң чиста, иң пакъ йөрәкләрне бер ай буе җафаланырга мәҗбүр иткән вакыйга була ул. Без, шушындый хаталарга төшмәс өчен һәм ул гөнаһны кылмас өчен, шул вакыйгадан дәрес вә гыйбрәт алырга тиешбез! 
Пәйгамбәребез бер сугышына хатыны Гаишәне дә ала. Ул дөя өстенә беркетелә торган капланган паланкин эчендә бара. Сугыш бетеп, кайтырга чыгалар, һәм армия, Мәдинәгә килеп җитәргә бераз калгач, ял итәргә туктый. Гаишә тукталыш вакытында хаҗәтен утәр өчен паланкиннан чыгып китә. Инде кайтам дигәндә генә, муенсасы өзелеп төшкәнен күрә. Шуны эзли торгач бераз вакыт уза, һәм хезмәтчеләр, Гаишәне эчендә дип белеп, паланкинны дөягә күтәрәләр дә, китәләр. Гаишә муенсасын табып, армия торган җиргә чыкса, беркем дә юк. Урынын таба да, мине искә төшерерләр әле дип, көтәргә утыра. Һәм изрәп йокыга китә. Ә һәрвакыт соңарып йөрүче Сафван исемле бер сәхабә аны күреп ала да, янына килә. “Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун” дип тавышын күтәргәч, Гаишә уяна һәм хиҗаб ул вакытта инде фарыз булганга (һиҗрәттән 5 ел узган була), тиз генә йөзен каплый. Сафван дөясен Гаишә янына китерә һәм алар бергә кайтырга чыгалар һәм, тиздән, туктаган армияны куып җитәләр. Нинди нәрсә белән пәйгамбәребездән үч алыйк микән дип баш ваткан монафикларга шул җитә кала да инде. Мәдинәгә керү белән пәйгамбәребезнең хатыны Гаишә хакында гайбәт чыгаралар, имеш ул Сафван белән гонаһ кылган! 
Гаишә анабызның үзенең сөйләгәнәрен тыңлап карыйк: “Мәдинәгә кайткач мин бер ай буе чирләдем. Ниндидер сүз таралган турында да берни ишетмәдем. Ләкин авырганда пәйгамбәребездән гадәттәге йомшаклыгын күрмәгәч аптырадым, шулай да бернәрсә белми идем әле. Ул керә иде дә, Әссәләмү галәйкүм, хәлең ничек? дип сорап чыгып китә иде. Төннәрдән бер төнне Ум Мистах белән хаҗәт үтәргә чыккач, ул миңа шушы хәбәрне ирештерде һәм авыру өстенә авыруым артты. Кайттым да пәйгамбәребездән, әти-әнием янына барырга рөхсәт сорадым. Бу хәбәрнең дөреслеген тикшерү иде максат. Әнидән сорагач, ул миңа: “Йөрәгеңә якын алма, берәү хатынын яратса, көнләшүчеләр гел шулай төрле имешмимешләр тарталар инде ул”, - диде. Ничек инде кешеләр шулай сөйли ала!, - дип мин җыларга тотындым һәм ике көн ике төн җылап үткәрдем. Иртән пәйгамбәребез керде дә беренче тапкыр минем янга утырды. “Әй Гаишә, шундый шундый хәбәрләр йөри, әгәр гепсез булсаң, сине Аллаһ Тәгалә үзе аклар, әгәр инде нәрсә дә булган булса, Аллаһтан кичерү сора, Аллаһ кичерүче!” Шул сүзне әйтүе булды күземнән яшь туктады. 
Мин әти әнигә: “Мине яклап пәйгамбәргә берәр сүз әйтегез инде!”, - дидем, ләкин алар: “Без ни дип җавап бирик инде?”, - диделәр. Шунда мин үзем: “Мин аңладым, сез бу сүзне ишеткәнсез дә, инде ышангансыз, мин гәепсез дип әйтсәм дә, сез ышанмаячаксыз, гаепле дип әйтсәм генә ышанаячаксыз. Мин әле яшь, Коръәннән күп белмим, ләкин миңа Йосыфның атасы Ягъкуб әйткән сүзне генә әйтәсе кала: “Матур сабырлык һәм Аллаһның ярдәмен көтү!” Шулай дип әйттем дә борылып яттым. Үземнең гаепсез икәнемне һәм Аллаһ минем гаепсез икәнемне белгәнен белә идем, ләкин Аллаһ Тәгалә үзе, минем хакта, җиде кат күк өстеннән, Коръән аятләрен иңдерер дип, һич башыма китерә алмый идем. Шуңа күрә, пәйгамбәребезгә Аллаһ Тәгалә берәр төш күрсәтеп, минем гаепсезлегемне аңлатыр дип өметләнә идем. 
Ләкин пәйгамбәребез чыгарга да өлгермәде Аллаһ үзенең аятләрен иңдерде. 
“11. Яла ягучылар - арагыздан булган бер төркемдер, ләкин сез аны начарлык дип уйламагыз ул сезнең өчен хәерле бер каза. Һәр кеше үзенә кәсеб иткән гөнаһны алыр. Ә инде моны уйлап чыгаручыны каты авыртулы газап көтә. 12. Ә инде сезгә, моны ишеткәч тә: “Мондый эшкә пәйгамбәребезнең хатыны түгел, без дә якын килә алмыйбыз. Бу бит яла, ялган”, - дип уйлап, үзегез турында яхшы фикердә калу тиешле иде. 13. Сезгә яла ягучылар дүрт шаһид китерегә тиеш иделәр, ә инде китермәгәч Аллаһ каршында алар ялганчы! 14. Әгәр Аллаһның мәрхәмәтлелеге һәм шәфкатлелеге булмаса, сезгә Аллаһтан шушы эшегез өчен каты газап ирешер иде. 15. Сез ул сүзләрне телләрегез белән эләктереп аласыз да, белемегез булмаган килеш таратасыз. Сез аны җиңел дип уйлыйсыз, ә ул Аллаһ каршында бик зур нәрсә! 16. Ишетү белән сез: “Бу әйберләрне безгә сөйләү тиеш түгел. Собханаллаһ! Бу бит бик зур яла!”, - дип әйтергә теш идегез. 17. Аллаһ шундый эшкә кайтудан кисәтә, әгәр үзегезне мөселманнардан санасагыз! ”
Менә шушы аятләрне Аллаһ Тәгалә шушы вакыйганы аңлату өчен, дәрес һәм гыбрәт итеп бөтен өммәткә иңдерә. Аллаһ Тәгалә үзе шәһәдәт биреп Гаишә анабызны пакълый һәм аклый, төрле әче телләрдән яклый! Бу аятләрдән соң да Гаишә анабызда шикләнүче кеше бөтенләй кяфергә әйләнә. 
Яла ягучылар арагыздан булган бер төркем: 
Ягъни бу проблема мөселманнар арасында чыккан проблема, кемдер читтән китергән авырлык түгел. Шулай итеп күп проблемаларны мөселманнар үзләре үз башларына уйлап чыгаралар. Һәм бу яланы уйлап чыгару өстендә монафиклардан торган бер төркем утыра. Ягъни бер генә кешенең эше түгел, тулы бер организиция эшли. 
...ләкин сез аны начарлык дип уйламагыз ул сезнең өчен хәерле бер каза: 
Чөнки бу сезгә бер тәҗрибә булыр. Киләчәктә мондый хәлләр килеп чыкмас өчен бер дәрес булыр. 
Һәр кеше үзенә кәсеб иткән гөнаһны алыр. Ә инде моны уйлап чыгаручыны каты авыртулы газап көтә: 
Ягъни Кыямәттә дә, дөньяда да кешегә яла ягу, сүз йөртү һәм тарату гөнаһсы җәзасыз калмас. Уйлап чыгаручы исә аеруча каты газапка дучар булыр. 
Ә инде сезгә, моны ишеткәч тә: “Мондый эшкә пәйгамбәребезнең хатыны түгел, без дә якын килә алмыйбыз. Бу бит яла, ялган”, - дип уйлап, үзегез турында яхшы фикердә калу тиешле иде: 
Ягъни иң беренче дәлил ул воҗдан һәм намус дәлиле. Әбү Әюпкә хатыны бу хәбәрне ирештергәч, Әбү Әюп аннан сорый: “Ә син ул эшне эшләр идеңме?” - ди. “Кит, син нәрсә сөйлисең, ничек инде телең болылды! “ – ди хатыны. – Шулай булгач, син нәрсә, әллә Гаишәдән хәерлерәкме? – дип бусүзнең яла икәнен хатынына төшендерә. Пәйгамбәребез Гомәрнең фикерен сорагач, Гомәр: “Сине Гаишәгә кем өйләндерде?” – ди. Аллаһ! – дип җавап бирә пәйгамбәребез. – Шулай булгач, сине Аллаһ алдар дип уйлыйсыңмы? – дип тынычландыра аны Гомәр. 
Сезгә яла ягучылар 4 шаһид китерегә тиеш иделәр, ә инде китермәсәләр алар ялганчы: 
Ягъни икенче дәлил: дүрт шаһит булмый торып, кешене зина кылуда гаепләргә ярамый. Әгәр дүртенчеләре булмыйча, 3 кеше килеп берәүне зина кылуда гаепләсәләр, алар мөселман җәмгыяте каршында ялганчы һәм ялачылар. Гомәр шуңа күрә падишаһ булган вакытында 3 кенә кешенең шәһадәтен кабул итми һәм аларга камчы белән 80 тапкыр сугарга куша. Ә күпме кешене хәзер мәсхәрәләп, яла ягып рәнҗетәләр, “зиначы” яки “бур” яки башка берәр исем тагалар, аның ниятенә керәләр, абруен төшерәләр, шәригать кануннары эшләмәүдән файдаланалар. Ләкин кем генә булмасын, берәрсен хаксызга гаепләгән булса, Кыямәт көнендә җавабын тотмый калмас. 
Әгәр Аллаһның мәрхәмәтлелеге һәм шәфкатлелеге булмаса сезгә Аллаһтан шушылай үзегезне тотуыгыз өчен каты газап ирешер иде: 
Ягъни пәйгамбәр хатынын гаепләвегез өчен ирешергә тиеш булган газап фәкать Аллаһның мәрхәмәтлеге сәбәпле генә сезгә ирешмәде. 
Сез ул сүзләрне телләрегез белән эләктереп аласыз да, белемегез булмаган килеш таратасыз: 
Ягъни хәтта башларыгыз белән дә уйлап карамыйсыз. Фәкатъ телегез белән генә эләктереп аласыз да, икенче кешегә күчерәсез. Әгәр уйлап караган булсагыз мондый сүз сөйләмәс идегез. 
Сез аны җиңел дип уйлыйсыз, ә ул Аллаһ каршында зур нәрсә: 
Ягъни, без кайбер эшләребезне игътибар итмичә эшләп ташлыйбыз, яки берәр сүз әйтәбез, ә ул аллаһ каршында бик зур гөнаһ булырга мөмкин. 
Ишетү белән сез: “Бу әйберләрне безгә сөйләү тиеш түгел. Собханаллаһ! Бу бик зур яла: 
Ягъни, мөселман үзенең теле белән гөнаһ сүзне кабатларга тиеш түгел, бигрәк тә аны күчерүдән, таратудан сак булырга тиеш. Чөнки кешеләр, бозыклык күп булса, аңа күнегәләр, гадәти әйбер итеп кабул итә башлыйлар. Шуңа шәригатьтә гөнаһны яшерү тиешле, ә сөйләү киресенчә тыела. 
Аллаһ шундый эшкә кайтудан кисәтә! Әгәр үзегезне мөселманнардан санасагыз: 
Ягъни, бер мәртәбә кисәтү, иман китергән бәндәләр өчен җитәргә тиеш. 
Менә шушы аятләрдән чыгып 4 кагыйдә барлыгын беләбез. 
1. Кеше башка мөселманнар турында яхшы фикердә булырга тиеш. Үзе турында начарлык уйламаган кебек, башкалар хаында да начар уйламаска тиеш. Бу вөҗдан-намус дәлиле дип атала. 
2. Шулай ук, нәрсә дә булса ишетсә, шаһитлары булмаенча, бу әйберне ялган дип кабул итәргә тиеш. 
3. Ишеткәнен сөйләмәскә тиеш. Имеш-мимеш таралуына сәбәпче булырга тиеш түгел. 
4. Имеш-мимешкә колак та салмаска тиеш. Ялганчыларның, гайбәтчеләрнең пычрак сүзләреннан колакларын һәм йөрәген саф һәм чиста тотарга тиеш. 
Шулай итеп Аллаһ Тәгалә мөселманнар өчен бу вакыйга аша имеш-мимеш таралуның, сүз йөртүнең хәтәрлеген һәм начарлыгын аңлата. Пәйгамбәребез йортына килгән авырлык аша без бу эшнең нинди куркыныч икәненә төшенсәк, ул эшләрдән ерак торырбыз инша Аллаһ!
 
   
Дога:

أَسْأَلُ اللهَ لي وَلَكُمْ عِلْماً نَافِعاً، وَعَمَلاً خَالِصاً، وَرِزْقًا طَيِّبًا وَسَلاَمَةً دَائِمَةً. 

أَقُولُ قَوْلي هَذَا وَأَسْتَغْفِرُ اللهَ ليِ وَلَكُمْ مِنْ كُلِّ ذَنْبٍ فَاسْتَغْفِرُوهُ إِنَّهُ هُوَ الْغَفُورُ الرَّحِيمُ.
Утыру
2 нче хөтбә

الْحَمْدُ لله رَبِّ الْعَالَمِينَ وَالصَّلاَةُ وَالسَّلاَمُ عَلَى أَشْرَفِ الْمُرْسَلِينَ مُحَمَّدٍ خَاتَمِ النَّبِيِّينَ وَعَلَى 
آلِهِ وَصَحْبِهِ أَجْمَعينَ.

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا اتَّقُوا اللهَ وَلْتَنْظُرْ نَفْسٌ مَا قَدَّمَتْ لِغَدٍ وَاتَّقُوا اللهَ إِنَّ اللهَ خَبِيرٌ بِمَا تَعْمَلُونَ.

اللَّهُمَّ إِنَّا نَسْأَلُكَ الْعَفْوَ وَالَعَافِيَةَ فِي دِينِنَا وَدُنْيَانَا وَماَلِنَا وَأَهْلِنَا. 

اللَّهُمَّ إِنَّا نَعُوذُ بِكَ مِنْ زَوَالِ نِعْمَتِكَ، وَتَحَوُّلِ عَافِيَتِكَ، وََفُجَاءَةِ نِقْمَتِكَ، وَجَمِيِعِ سَخَطِكَ.

اللَّهُمَّ أَعِزَّ الإِسْلاَمَ وَالْمُسْلِمِينَ فِي مَشَارِقِ الأَرْضِ وَمَغَارِبِهَا. 

اللَّهُمَّ عَلَيْكَ بِأَعْدَائِكَ أَعْدَاءِ الإِسْلاَمِ وَالْمُسِلِمِينَ فِي مَشَارِقِ الأَرْضِ وَمَغَارِبِهَا.

اللَّهُمَّ تَقَبَّلْ دُعَاءَنَا، وَاغْفِرْ لَنَا ذُنُوبَنَا، وَكَفِّرْ عَنَّا سَيِّئَاتِنَا، وَتَوَفَّنَا مَعَ الأبْرَار.ِ 

رَبَّنَا آتِنَا فِي الدُّنْيَا حَسَنَةً وَفِي الْآخِرَةِ حَسَنَةً وَقِنَا عَذَابَ النَّارِ برحمتك يا أرحم 
الراحمين!

سُبْحَانَ رَبِّكَ رَبِّ الْعِزَّةِ عَمَّا يَصِفُونَ * وَسَلامٌ عَلَى الْمُرْسَلِينَ * وَالْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ 
[الصافات:180-182] .

وَصَلِّ يَا رَبِّ وَسَلِّمْ وَبَارِكْ عَلَى محمدٍ، وَعَلَى آلِهِ وَصَحْبِهِ أَجْمَعينَ.